Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә.
Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Радик Гиматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Инвестиция агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм башкалар бар.
Согуд Гарәбстаны Корольлегенә Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 6 февральдә килде. Бүген Рөстәм Миңнехановның ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашуы билгеләнгән, аерым алганда, Ике Изге Урын саклаучы, Согуд Гарәбстаны Короле Галиҗәнап Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашу.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сәүдә һәм инвестицияләр министры Маджед Әль-Кассаби һәм Фарсы култыгының Гарәб дәүләтләре хезмәттәшлеге Советы Генераль Секретаре Абдельлатыйф Бен Рәшид Әль-Зәйяни әфәнде белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү турында фикер алышуны планлаштыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында да шулай –Согуд Гарәбстанының SALIC инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашу.
2017 елның 8 февралендә Рөстәм Миңнеханов үз сәфәрен Джидда шәһәрендә дәвам итүне планлаштыра, анда Согуд Гарәбстаны Корольлегенең эшлекле даирәләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре, доктор Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин һәм Ислам банкын үстерү Президенты Бандар Хаджарбелән очрашулар булачак.