Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты, аны «Әстана Банкы» АҖ бәйсез директоры Асылжан Мамытбеков җитәкли. Очрашу Игенчеләр саренда узды.
Очрашуда шулай ук министр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Казахстан ягыннан –«Әстана Банкы» АҖ идарәсе рәисе Искәндәр Майлибаев, аның ярдәмчесе Әмирбәк Курбанов, банк акционеры Данияр Әмәнов катнаштылар.
Очрашу башында Марат Әхмәтов кунакларны Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы белән таныштырды. «Россиядә климатик зоналар төрле һәм алар күп, әлбәттә, безгә Краснодар крае, Белгород өлкәсе яисә башка шундый уңай климат шартлары булган төбәкләр белән ярышу җиңел түгел. Шулай да, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар рәтендә. 2016 ел йомгаклары буенча без сөт җитештерү буенча беренче урында торабыз», – дигән мәгълүмат бирде министр.
Марат Әхмәтов Татарстанда ит җитештерү, югары технологияле терлекчелек комплекслары, эшкәртүпредприятиеләре, инвестиция проектлары, республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләлде.
«Әлбәттә, Татарстанның куәте әлегә тулысынча файдаланылмый, – диде министр. – Безнең алда авыл хуҗалыгы тармагын алга таба үстерү буенча зур бурычлар тора. Шуларның берсе – тармак белгечләре хезмәтенең абруен күтәрү, тармакка югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү».
Чара барышында якларның алга таба хезмәттәшлек итүендә перспектив юнәлешләр буенча фикер алыштылар.