2016 ел йомгаклары буенча иң яхшы гаилә сөтчелек фермалары ачыкланды

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Мәскәүдә “2016 елның иң яхшы гаилә сөтчелек фермасы” конкурсы комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

Фикер алышуда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары (АККОР) ассоциациясе директоры урынбасары Ольга Башмачникова, АККОРның мактаулы президенты Владимир Башмачников, «А.А. Никонов ВИАПИ»  ФДБМУ директоры Александр Петриков һәм башкалар катнашты.

“2016 елның иң яхшы гаилә сөтчелек фермасы” конкурсын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, фәнни һәм партнерлык оешмалары ярдәмендә АККОР оештырган иде. Конкурс «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасында катнашучылар арасында, шулай ук дәүләт ярдәме программасында катнашучылар булып та, әмма АККОР әгъзалары булмаган башка КФХ арасында да барды.

Җиңүчеләрне билгеләүдә төп критерийлар – КФХның финанс-икътисад күрсәткечләре, җитештерүнең тотрыклылыгын тәэмин итә торган механизмнар булу (сату базарлары, эшкәртү, кооперативта катнашу),социаль юнәлеш, җитештерүнең механикалаштырылган булуы, сөтнең сыйфаты.

Татарстан Республикасыннан конкурс йомгаклары буенча 3 крестьян (фермер) хуҗалыгы җиңүчеләр булып танылды. “50 башка кадәр” номинациясендә 1нче урынны - Дмитриев Р.П. КФХсы алды, “100 башка кадәр” номинациясендә 1нче урынны – Кубайкин А.В. КФХсы, “200 башка кадәр” номинациясендә ЛатыйповаМ.М. КФХсы 2 нче урынны яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International