Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 2015 һәм 2016 елларда кече фермалар төзүгә бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга субсидияләрне 61 кеше алды, аларның гомуми суммасы 10,9 млн. сум тәшкил итә.

Субсидияләр алучыларның берсе – Югары Курса авылыннан Рафил Абдуллин. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 21 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 8 – савым сыеры.

«Ике сыер бозаулады инде, – дип сөйләде хуҗалык башлыгы. – Җәен алар көтүгә чыга. Сыерлар көтүенә йөздән артык сыер йөри, көтүне чиратлап көтәбез, чират айга бер мәртәбә туры килә».

Рафилнең улы Нияз да үз туган авылында калган. Ул Урта Курса авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International