Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Татар Тау иле авылыннан КФХ башлыгы Ришат Булатов 2016 елда «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант отты.
«Бүгенге көндә хуҗалыкта симменталь токымыннан 80 баш үгез бар, – диде Ришат Булатов. –Хуҗалыкны әти белән бергә алып барабыз, узган ел азагында дүрт хезмәткәр ялладык. Ит сату өчен сәүдә ноктасы бар».
КФХ башлыгы сүзләренә караганда, ит продукциясенә ихтыяҗ бар. Алга таба эре мөгезле терлекләр санын 100 башка кадәр җиткерүне планлаштыралар.
Белешмә өчен. Симменталь токымыннан булган эре мөгезле терлекләр – алар эре, нык мускуллы терлекләр. Үгезләрнең авырлыгы 900-1000 килограммга кадәр җитәргә мөмкин, ә ит чыгышы 56-65%тәшкил итә. Әлеге токым терлекләр эссене дә, салкынны да яхшы кичерәләр.