Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Белкино авылында урнашкан «Ак Барс Питрәч» ААҖендә бозауларны салкында үстерәләр.
«Бозауларны шундый ысул белән үстерү яшь хайваннарның климатка тиз җайлашуы өчен шартлар тудыра, аларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Салкында үскән бозаулар ябык һәм җылы бинада үстерелгән хайваннарга караганда авыруларга чыдамрак булалар. Аларның һәркайсы махсус “өйләрдә” тора, бер-берсе белән очрашмыйлар, нәтиҗәдә, бер-берсенә авырулар да йоктырмыйлар», – лип сөйләде бүлекчәнең исәп алып баручысы-зоотехнигы Анна Батурина.
Бүгенге көндә монда яшь хайваннар өчен 130 индивидуаль “өй” урнаштырылган. Бозауларга махсускомбинезон кигезелгән, белгечләр аларның сәламәтлеген даими күзәтеп торалар.