Терлекләрне кышлату – хуҗалыклар терлекчеләре һәм башка хезмәткәрләр өчен җаваплы чор. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Менделеевск районында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыкларында да зур эш башкарыла. Әйтергә кирәк, Камай авылыннан КФХ башлыгы Илнур Хәйриев 3 ай эчендә 70 башка исәпләнгән терлек симертү мәйданчыгы төзеп куйды. Бүген әлеге хуҗалыкта 150 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 50 баш савым сыеры исәләнә. Көнгә 600 килограммнан артык сөт савыла.
Крестьян-фермер хуҗалыгында савым сыерларын карау технологиясенә, сыерларны бозаулатуга, яшьтерлекләрне үстерүгә зур игътибар бирелә, ә терлекләр рационында югары сыйфатлы, туклыклы азык кулланыла.