Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе Татарстанның 51 инвестиция проектын хуплады

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексын кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе утырышы узды, анда процент ставкасы өлешен субсидияләүне дәгъвалаучы инвестиция проектлары каралды.

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясенә тапшырылган проектларны карау турында»гы нотык белән Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаменты директоры Наталия Чернецова чыгыш ясады.

Тармак департаменты директоры, иң күп санда инвестиция проектлары Идел буе (243 проект) һәм Үзәк(155) федераль округлардан керде, дип билгеләп үтте. Кредит акчалары күләме буенча Үзәк (72,7 млрд. сум) һәм Төньяк-Кавказ (18,9 млрд. сум) федераль округлары лидерлар.

Предприятиеләр тарафыннан тапшырылган инвестиция проектларының күпчелеге техник һәм технологикмодернизацияләүгә карый – 461 проект, 24,5 млрд. сумлык, сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек буенча – 107 проект, 19,7 млрд. сумлык, шулай ук нәселле продукция сатып алу буенча – 95 проект, 3,9 млрд.сумлык.

Барысы 732 инвестиция проекты хупланды, гомуми кредит суммасы 127,9 млрд. сум тәшкил итә. Татарстан Республикасыннан 51 инвестиция проекты (3,1 млрд. сумлык) хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International