Әлеге Форум – ел саен уздырыла торган төп яшьләр мәйданчы, анда һәр яшь кеше һәм аның командасы, үз проектын тәкъдим итеп, аны яклый ала.
Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан бирле бара. Шул вакыт эчендә анда7000нән артык кеше катнашып, 5500нән артык проект тәкъдим ителде. Чараның максаты – яшьләрнең Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле, инновацион һәм иҗтимагый-файдалыидеяләрен һәм проектларын күрсәтү, алар буенча фикер алышу, аларны бәяләү һәм эшкә җигү өчен шартлар булдырудан гыйбарәт.
Быелгы катнашучылар форумның түбәндәге 9 тематик мәйданчыгыннан берсенә үз проектын тәкъдим итә ала: «Кече Ватан территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе».
Теркәлү http://forumtatarstan.ru/ сайтында 2017 елның 20 февраленә кадәр барачак.