«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре сүзләренә караганда, һава температурасының уйнап торуы җиләк-җимеш культураларының торышына тәэсир итми. Шул ук вакытта утыз градус салкыннанр да алар өчен куркыныч түгел, чөнки алар моннан да салкыннарга чыдамрак. Мәсәлән, сливаның чәчәч бөреләре һава температурасы 35 градустан салкынрак булганда туңарга мөмикн чия – 38, алмагач – 40 градуста.
Белгечләр әйтүенчә, җиләк-җимеш культураларын салкыннан яклауның төп чарасы – кар. Шуңа күрә куакларны һәм агач ботакларын мөмкин кадәр күбрәк кар белән томаларга кирәк.
Җимеш бирә торган культураларны төньяк җилләрдән саклау һәм аларга күбрәк кояш төшсен өчен участокның көньягында яисә көньяк-көнбатыштарак утыртырга кирәк. Сливаның кышка чыдамлыгы чиягә караганда түбәнрәк, ә алмагач чиягә караганда да чыдамрак.
Бакча җиләген салкыннан саклау өчен аны кипкән үләннәр яисә пленка белән капларга кирәк, әмма башта аны чыныктырырга киңәш ителә. Моның өчен чыныктыруның ике этабын узарга кирәк: башта – өч-биш градус җылылыкта, аннары – бер градустан биш градуска кадәр булган беренче салкыннарда.