Республиканың Балтач районыннан КФХ башлыгы кошчылык фермасы төзүгә керешә

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Карелино авылыннан КФХ башлыгы Вазыйх Гарифуллин 2017 елның язында кошчылык фермасы төзи башлаячак.

«Кирәкле барлык материаллар бар, язны гына көтәсе калды», – ди КФХ башлыгы.

Бу хуҗалыкта казлар һәм үрдәкләр үстерәләр. Кош-корт халыкка һәм республика хуҗалыкларына сатыла.«Үзебезнең даими клиентлар да бар, шуңа күрә продукцияне сату буенча кыенлыклар юк», – диде Вазыйх Гарифуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International