Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары Россия Федерациясе төбәкләре арасында тәүлеккә иң күп сөт җитештерүчеләр булып санала. Мәс., агымдагы елның 27 декабрендә 3 мең тонна сөт савылган (узган елның шул датасына карата 102,4%) сатылган – 2,9 мең тонна. Бер сыердан уртача савым 12,9 кг (+0,3 кг.). 2 нче урында – Краснодар крае, анда узган тәүлектә 2,6 мең тонна сөт савылган.
Республика юуенча сөт җитештерүдә үзләреннән Кукмара районы (186 тонна, үсеш 18%), Балтач районы (177 тонна, үсеш 9%), Әтнә районы (160 тонна, үсеш 14%), Саба районы (136 тонна, үсеш 8%) һәм Актаныш районы (133 тонна, үсеш 4%) зур өлеш кертәләр.
Татарстанның сатылган сөт күләме Россия Федерациясе буенча гомуми күләмдә 7,6% тәшкил итә, сыерлар саны өлеше – 6,8%.