Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән-Агро»ҖЧҖендә бар куәткә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта тагын бер трактор, чәчү комплексы, Monopill чәчкече һәм чөгендер җыю комбайны ремонтлыйсы калган.
Быел «Чирмешән-Агро» ҖЧҖендә машина-трактор паркларын ремонтлау программасы буенча механикаостаханәсе ремонтланган. Шулай ук яңа техника: трактор, көнбагыш чәчү өчен чәчкеч, ургычлар һ.б. лар сатып алынган.