Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, кече фермалар төзү чыгымнарын каплау өчен быел 18 кеше 3,1 млн. сум күләмендә субсидия алган.
Шундый субсидия алучыларның берсе – Аксубай районының Кирәмәт авылыннан Георгий Львов. Бүген аның хуҗалыгында 20 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән - 10 савым сыеры.