ТИПКАда 2017 елга игенчелек тармагы бурычлары турында фикер алыштылар

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Кичә, 26 декабрьдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждение себазасында «Игнчелек  тармагына ел йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында»темасына киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасарыИлдус Габдрахманов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, начальники межрайонных отделов ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча районара бүлекләре башлыклары, «Татарский» агрохимия үзәге (ЦАС) ФДБУ һәм «Әлмәт» агорохимия хезмәте станциясе (САС) агрохимия хезмәтләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча «Госсорткомиссия» ФДБУ белгечләре, инвесткомпанияләрнең баш агрономнары катнашты.

Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул игенчелек тармагына йомгаклар ясады һәм 2017 елга бурылар турында сөйләде. Быел җыелган ашлыкның тулаем күләме 7,1 млн. тонна тәшкил итә. Зәй, Буа, Чүпрәле районнарында гектардан 30 центнердан артыграк уңыш алдылар. Иң түбән уңыш Бөгелмә, Чирмешән, Кама Тамагы районнарында күзәтелде.

Виталий Новичков шулай ук киләсе елда бюджет акчаларын бүлгәндә коэффициентлар кулланылачагы турында әйтте, алар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рейтингы буенча билгеләнәчәк: I категория – 1,2,  II – 1,1, III – 1.

«Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Сергей Турнин Татарстан Республикасында үстерелә һәм сынала торган бөртекле һәм кузаклы культураларның өстенлекләре турында сөйләде. Республикада бөртекле һәм кузаклы культураларның 84 сорты районлаштырылган, шул исәптән 2016 елда – 7 сорт, дип билгеләп үтте Сергей Турнин.

«Россельхозцентр» ФДБУнең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин сүзләренә караганда,Татарстан 2017 елга бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән (тәэмин ителеш – 107%). Нотыкчы грунт контроленең мөһимлегенә, орлыкларны сертификацяләүгә, фитосанитар мониторингы һәм яклау чаралары үткәрү зарурлыгына аерым басым ясады.

Киңәшмә ахырында Илдус Габдрахманов 2017 елга игенчеләр алдыга бурыч куйды. Министр шулай ук “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында хуҗалыклар арономнары өчен киләсе елның гыйнвар аенда укулар оештырылуы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International