«Зәй шикәре» ААҖ 2016 елгы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

«Зәй шикәре» ААҖ 2016 елгы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде. Завод 5 ай эшләү чорында 900 мең тоннадан артык шикәр чөгендере кабул итте һәм 136 мең тоннадан артык шикәр әзерләде, 28 мең тонна патока-меласса һәм 40 мең тоннадан артык грануллаштырылган чөгендер түбе эшләп чыгарды. Эшкәртү куәте тәүлеккә 7600 тоннадан артып китә иде. Кайбер көннәрдә 8000 тоннага якын чимал эшкәртелгән һәм 1200 тоннадан артык шикәр комы җитештерелгән. 2016 елгы йомгаклар буенча табыш 5,2 миллиард сум тәшкил итә.

«2016 елда без холдингның шикәр җитештерү юнәлешен үстерү программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттек. Зәй шикәр заводын техник яктан яңартуга һәм предприятиенең чимал базасын үстерүгә 672 миллион сум инвестиция кертелгән. Гомумән алганда, 5 елга исәпләнгән инвестиция программасы, 2 миллиард сумнан артык үзләштерүне күздә тота. ов. Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, 2017 елда заводны модернизацияләүне дәвам итү һәм тәүлеклек эшкәртү нормасын 8 мең тоннага җиткерү планлаштырыла», – дип билгеләп үтте «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International