Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минеральашламалар сатып алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 23 декабренә хуҗалыкларда 68,8 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 23,9 кг чыга (көзгечәчүне дә кертеп).
Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – бер гектарга 52,5 кг туры килә. Актаныш муниципаль районында бу күрсәткеч – 49,4 кг, Тукай муниципаль районында – бер гектарга 49,1 кг, Сарман районында бер гектарга – 49 кг, Тәтеш районында – 44,1. кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама әлегә бик аз тупланган. Мондый районнардан: Мамадыш районында – бер гектарга 13,1 кг, Кама Тамагы районында – 12 кг, Чирмешән районында – 11,3 кг, Бөгелмә районында – 10,5 кг, Әгерҗе районында – 8,5 кг, Яңа Чишмә муниципаль районында – 7,6 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында яхшы оештырылган, анда 2016 елның 1 декабреннән бер гектарга 22,7 кг ашлама тупланган. Бу эш шулай ук Тәтеш районында тиешенчә алып барыла, анда шул ук вакыт эчендә бер гектарга 17,6 кг ашлама тупланган, Саба районында – 15,5 кг һәм Кайбыч районында һәр гектарга 15,4 кг ашлама тупланган.