Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районынының «Ирек» җитештерү кооперативында быел шактый уңай үзгәрешләр булды. Шундыйлардан: ашлык склады һәм силос-сенаж траншеясы төзелде, машина-трактор паркы, 100 башка исәпләнгән сыер абзары һәм ашлык чистарту-киптерү комплексы ремонтланды, авыл хуҗалыгытехникасы сатып алынды.
«Ел саен Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Башкортостан, Самара һәм Ульяновск өлкәләзре хуҗалыкларына әзер орлыклар сатабыз. Быел да орлыкларга заявкалар керә башлады. Алынган табыш хезмәт хакы түләүгә, техника сатып алуга һәм төзелеш эшләрен башкаруга тотыла», – дип сөйләде “Ирек” җитештерү кооперативы җитәкчесе урынбасары Рамил Хаҗиев.
Хәзерге вакытта кооперативта катнаш азык цехы эшли. Объектны 2017 елда файдалануга кертү планлаштырыла.