Рөстәм Миңнеханов «Милли сәүдә маркасы” тамгасын куллануны алга чыгару эшен көчәйтергә кушты

2016 елның 24 декабре, шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының «Милли сәүдә маркасы” ДУП генераль директоры Илсур Сафиуллин «Милли сәүдә маркасы” тамгасының кулланылышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Илсур Сәфиуллин хәбәр иткәнчә, төп бурычлар – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен бердәм сәүдә маркасына астында берләштерү, продукциянең сыйфаты һәм конкуренциягә сәләтлелеге буенча таләпләрне тәэмин итү, сәүдә челтәрләрендә авыл хуҗалыгы товарларын сатуны арттыру. Ул шулай ук товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтлар күрсәтү системасында товар тамгалларының кулланылышы турында сөйләде.  

Республикада "Милли сәүдә маркасы" фестиваль-ярминкәләре оештырылды, алар республика халкын яңа продуктлар белән таныштырды, җитештерүчеләр һәм ритейлерлар арасында элемтәне җайларга ярдәм итте. Шундый фестивальләрдә барысы 300 төр продукция сатылды, 140лап җитештерүче катнашгты.

"Милли сәүдә маркасы" белән шактый күп кибетләр челтәре булдырды, шулай ук интернет-кибет ачылды(www.nationalmark.ru).

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Милли сәүдә маркасы” тамгасын куллану буенча эшне тагын да көчәйтергә кушты.

«Бу эшне дәвам итәргә кирәк, - диде ул. - Бүген авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен яңача сәүдә итү рәвешләренә өйрәтү мөһим. Үзеңнең районыңда яисә җирлегеңдә генә калырга кирәкми. Үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен күрсәтә, электрон сәүдә мөмкинлегеннән файдалана белергә кирәк. Фермерларны, эшкуарларны сәүдә челтәрләренә чыгарга, товарларын республикадан читкә, хәтта башка илләргә чыгарырга өйрәтергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International