Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Чатыр тау» ҖЧҖендә сөт җитештерү темпларын арттыралар

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Чатыр тау» ҖЧҖ хезмәткәрләре сөт җитештерү темпларын арттыру юнәлешендә актив эшлиләр. Монда бүгенге көндә һәр сыердан тәүлеккә 14 килограммнан артык сөт савалар. Быел хуҗалыкта терлекләр өчен ике елга җитәрлек итеп сыйфатлы азык әзерләп калдырдырганнар.

«Мин терлекчелек тармагында утыз елга якын эшлим инде, – дип сөйләде машина белән сыер саву остасы Әлвирә Әхтәмова. – Үзебезнең сыерларны төрле азык белән сыйлыйбыз, шуңа күрә алар сөтне дә яхшы бирәләр. Азыкны вакытында китереп торалар, фермаларда чиста, тәртип».

«Чатыр тау» ҖЧҖендә Эльмира Солтанова, Рәсилә Гәрәйшина кебек тырыш сыер савучылар эшли, шулай ук терлек караучы Сәрия Шәймөхәммәтова һәм башкалар да үз эшләрен яратып һәм җиренә җиткереп бпшкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International