“Ярыш” АХП» ҖЧҖендә бозауларның уртача тәүлеклек артымы 880 грамм тәшкил итә

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Ярыш” АХП» ҖЧҖендә быел бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен бина төзеделәр. Терлекчелек объекты 304баш хайванга исәпләнгән. Бинада — 4 айдан 18 айга кадәрге өч төркем бозаулар өчен урыннар бүленгән. Хайваннар бәйгә куелмаган килеш торалар һәм теләсә кайсы вакытта һавага чыгып йөри алалар.

«Бозауларны салкын ысул белән үстерү аларны чиста тотарга мөмкинлек бирә, сәламәтлекләрен ныгыта.Бозауларның уртача тәүлеклек артымы 880 грамм тәшкил итә», – дип сөйләде “Ярыш” АХП” ҖЧҖ җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International