Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты.
Анда шулай ук минстр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габрахманов, ТәлгатьТаһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, ведомство карамагындагы предприятиеләр, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу башында Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексының 2016 елгы башлангыч йомгакларын игълан итте. «Быел барлык төр хуҗалыкларда көтелә торган тулаем продукция күләме 235 миллиард сум тәшкил итә, чагыштырма үсеш – 5,2%», – дип хәбәр итте министр.
Киләсе елга республика аграрийлары алдында 2016 елга карата шундый ук үсеш булдыру бурычы куела.
Очрашу барышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә федераль дәүләт ярдәме алу буенча яңа алымнар турында фикер алышу булды. Тармак хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү һәм аларны кызыксындыру чаралары мәсьәләләренә аерым каралды. Авыл хуҗалыгы хезмәткәренең уртача еллык хезмәт хакы 18,5 мең сум дәрәҗәсендә. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, алдагы елларда хезмәт хакын ике мәртәбә арттырырга кирәк.
Ахырда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары сорауларына җаваплар бирде, сораулар күбрәк теплица хуҗалыкларын үстерүгә, техника сатып алуга кагылышлы иде.