Республиканың инженерлык хезмәтләре белгечләре квалификация күтәрү курслары уздылар. Әлеге курслар “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында оештырылган иде. Укулар «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча узды.
Укулар компьютерда тест узудан башланды, аның ярдәмендә һәр инженерның белем дәрәҗәсе ачыкланды. Курслар шундый ук тест узу белән тәмамланды да, аның белән курста катнашучыларның курсларны ничек дәрәҗәдә нәтиҗәле узулары һәм программа материалының ничек үзләштрелүе ачыкланды.
Курсларга килүчеләргә Казан ДАУ укытучылары һәм галимнәре лекцияләр укыдылар, шул ук вакытта катнашучылар белән республикада чит ил һәм үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасына техник сервис хезмәте күрсәтүче компанияләр һәм дилерлар да очрашулар һәм дәресләр уздырдылар.
Инженерлар белән теоретик һәм практик дәресләр Механизация һәм техник сервис институтының заманча җиһазланган укыту-демонстрация үзәгендә үткәрелде, алар техниканың төзелешен һәм конструкциясе белән бергә аны эксплуатацияләү, ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен дә өйрәнделәр.
Укыту курслары барышында республика хуҗалыкларында кулланыла торган чит ил техникасына, шулай ук үзебезнекенә дә аерым игътибар бирелде, болар – куәтле тракторлар, ашлык һәм азык җыю комбайннары, чәчү комплекслары, күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегатлары, үзйөрешле һәм тагылмалы сусиптергечләр, терлекчелек фермалары җайланмалары.
Әлеге курсларда барысы 150 белгеч үз квалификацияләрен күтәрделәр, болар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары.