«Нурлат шикәре» ЯАҖ 2016 елгы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде. Завод 249,1мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән һәм эшкәрткән, 33,3 мең тонна шикәр әзерләнгән, 72,1 мең тонна чи чөгендер сыгынтысы, 31,8 мең тонна коры чөгендер сыгынтысы һәм 8,8 мең тонна патока әзерләнгән. «Нурлат шикәре» ЯАҖ 3,5 айдан артыграк эшләде – 5 сентябрьдән 19 декабрьгә кадәр.
Республиканың калган ике шикәр заводында чөгендер эшкәртү дәвам итә. «Буа шикәре» ҖЧҖендә бүгенгә519,3 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 77,7 мең тонна шикәр әзерләнгән. «Зәй шикәре» ААҖендә 894,6мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән һәм 133,8 мең тонна шикәр әзерләнгән.