Узган атнада «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе оештырды.
Чарның максаты – «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2017 Милли чемпионатының алдагы этапларында катнашу өчен республиканың иң яхшы вәкилләрен табу һәм сайлап алу.
Ярышларда 26 человек кеше катнашты, алар 5 модуль буенча конкурс биремнәрен үтәделәр.
Шулай итеп, 1 нче урынны «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентыАзат Тимербаев алды. 2 нче урынга «Кукмара аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Фәннур Бикмөхәммәтов лаек булды, 3 нче урынга “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУстуденты Марсель Әхмәтвәлиев чыкты.
«Трактордагы электр җайланмасында техник төзексезлекне табу» номинациясендә “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” ДАҺБУ (ГАПОУ) студенты Раил Кәлимуллин җиңүче дип танылды, «Газ бирүмеханизмына техник хезмәт күрсәтү» номинациясендә – «Зәй политехника көллияте» ДАҺБУ студентыАнатолий Гребенщиков, «Пресслау агрегатының кимчелекләрен бетерү, аны комплектлау һәм көйләү»номинациясендә – «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ студенты Фирдүс Гайнуллин, «Ашлык җыю комбайнының ургычларындагы кимчелекләрне бетерү һәм көйләү» номинациясендә «Сарман аграр көллияте» (Мөслим филиалы) ДАҺБУ студенты Нияз Батыргәрәев, «Тракторны фигуралы йөртү» номинациясендә «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студенты Зөфәр Әхмәдиев җиңүчеләр булып танылдылар.