Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Күлбай-Марас авылыннан Радикһәм Зөлфирә Атауллиннар 20 елгв якын терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 18 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 6 баш савым сыеры.
«Авылда менә дигән итеп яшәргә дә, эшләргә дә була. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дәүләт ярдәме исә хуҗалыкны алып бару һәм киңәйтү учен кызыксындыру чарасы буларак хезмәт итә», – дип сөйли Зөлфирә.
Быел алар сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзүгә чыгымнарның бер өлешен субсидия белән кире кайтардылар, ә үткән ел савым аппараты сатып алуга субсидия алдылар, ул аппаратның тулы бәясеннән 40% тәшкил итә.
«Моннан тыш, агымдагы елда 100 баш каз, 45 баш үрдәк, 90 бройлер тавыгы үстердек. Безнең даими килеп йөри торган үз сатып алучыларыбыз бар. Тырышкан юкка китми, хезмәтебез тулысынча аклана», – дип сөйләде Зөлфирә.