Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖенең Шеланга авылында урнашкан бүлекчәсендә 120 баш савым сыеры бар. Анда бер сыердан тәүлеккә уртача савым 15,5 кг тәшкил итә, уртача еллык савым – 5500 кг.
«Иң мөһиме, бу фермада тәртип тиешле дәрәҗәгә куелган. Терлекләрне карау, бозаулату, бозаулар үстерү технологияләре катгый үтәлә. Рационда иң яхшы сыйфатлы, терлекләр өчен кирәкле барлык азык төрләре бар», – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов.
Хуҗалыкта һәр җомгада «санитар көн» үткәрелә, аның йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләргә премияләр бирәләр.