Тукай муниципаль районында авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлылыгын арттыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

19 декабрьдә Чалы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлылыгын арттыру мәсьәләләре хакында зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды.

Чарада Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Ютазы муниципаль районыннарының муниципалитетлар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, шәхси хуҗалыклар башлыклары катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районның азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы тармагы продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Аннары, утырышны ачып, Марат Әхмәтов катнашучыларга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 23 декабрьдә булачак XI съезды турында хәбәр итте. Анда шулай ук фермер хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре каралачагы турында әйттеп китте ул.

Шуннан соң Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул районда авыл хуҗалыгы тармагының үсеше турында сөйләде. Уңай үрнәк итеп ул Минталипа Миңнеханов, Мария Миңнехуҗина һәм Анатолий Касакин КФХларын китерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы елының төп йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында сөйләде.

Министр сүзләренә караганда, хезмәткә сәләтле авыл халкының эш белән тәэмин ителеше Мөслим районында яхшы оештырылган. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүендә 5077 (45%) кеше эшли. Сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү буенча Актаныш һәм Мөслим районнары аерылып тора. 2015 һәм 2016 елларда Актаныш районында - 36 һәм Мөслимдә 20 кеше бу өлкәдә дәүләт ярдәменнән файдаланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук республикада кооперация үсеше, авыл хуҗалыгы ярминәләре турында да сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җирләре башлыкларын сөт сатып алу бәясе, аренда түләве мәсьәләләренә игътибарны арттырырга өндәде. «Халык бергә бергә булыгыз, аларның мәнфәгатьләреннән һәм борчуларыннан читтә калмагыз. Шул вакытта гына уңышка ирешеп була», – диде министр.

Утырыштан соң “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы” номинацияләре буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International