Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновларның гаилә фермасында терлекчелек продукциясен җитештрү темпларын арттыралар

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган авылыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновларның гаилә фермасында 93 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 35 – савым сыерлары. 

«Хәзер күпчелек сыерларның буаз вакыты, шуңа күрә көнгә 200 литрга якын сөт савабыз», – диде КФХ башлыгы Миләүшә Гайнетдинова.

Быел хуҗалыкта сыерлар өчен җәйге лагерь төзегәннәр, анда сыер саву җайланмасы да, сөт суыту җайланмасы да урнаштырылган. Моннан тыш, яшь терлекләр өчен дә яңа бина төзелеп беткән диярлек.«Объектта су белән тәэмин итүне генә хәл итеп бетерәсе калды, – ди Миләүшә Гайнетдинова. – Терлекләр өчен азыкны да үзебез әзерлибез. Быел лизингка “Беларусь”» тракторы сатып алырга җыенабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International