Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минеральашламалар сатып алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 15 декабренә хуҗалыкларда 65,3 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 22,7 кг чыга (көзгечәчүне дә кертеп).
Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – бер гектарга 52,5 кг туры килә. Тукай муниципаль районында бу күрсәткеч – бер гектарга 49,1 кг, Сарман районында бер гектарга – 49 кг, Актаныш районында – 44,6 кг, Саба районында – 38 кг, Балтач районында – 37,8 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама әлегә бик аз тупланган. Мондый районнардан: Зеленодольск районында бер гектарга – 12,7 кг, Кама Тамагы районында – 12, Чирмешән районында – 11,3 кг, Бөгелмә районында һәм Кайбыч районнарында һәркайсында – 10,5шәр кг, Әгерҗе районында – 8,5 кг, Яңа Чишмә муниципаль районында – 7,6 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында яхшы оештырылган, анда 2016 елның 1 декабреннән бер гектарга 17,6 кг ашлама тупланган. Бу эш шулай ук Саба районында тиешенчә алып барыла, анда шул ук вакыт эчендә бер гектарга 15,5 кг ашлама тупланган.