Сарман аграр көллиятендә «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының челтәр этабы уза

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча челтәр этабы уза.

Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, көллият директоры Зөбәер Әгелтдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ренат Гатиятов сәламләделәр.

Ярышларда 27 кеше катнаша, болар – “КДАУ” һөнәри белем бирү ФДБМУ, көллиятләр, техникумнар студентлары һәм республиканың АПК предприятиеләрендә эшләүче механизаторлар. Яшь профессионаллар 5 модуль буенча конкурс биремнәрен башкаралар: «МТЗ-82.1» тракторының электр җайланмасындагы техник төзексезлекне табу һәм аны төзәтү, Д-260.2 двигателенең газ бүлеп чыгару механизмына техник хезмәт күрсәтү, ППР-1200 «Пеликан» пресслау агрегатының кимчелекләрен бетерү, аны комплектлау һәм көйләү, «Акрос-585» ашлык җыю комбайнының ургычларындагы кимчелекләрне бетерү һәм көйләү,«МТЗ-82» тракторын йөртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International