«Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр Германиядә стажировка уздылар

2016 елның 17 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында 2015 елда «Һөнәребуенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр 2016 елның 4 декабреннән 11 декабренә кадәр Германиядә стажировка уздылар.

Исегезгә төшерәбез, бу конкурс “Татарстан Республикасы аграр яшьләр бкрләшмәсе” ТБО (РОО) һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә. 2015 елда конкурста катнашучылар 8 номинация буенча көч сынаштылар: иң яхшы агроном, механизатор, ветеринария табибы, машина белән сыер саву операторы, зоотехник, бухгалтер-икътисадчы, терлекче-бозау каручы һәм инженер-механик.

Татарстан Республикасы АПКсының һөнәре буенча 2015 елгы иң яхшы белгечләре Германиядә берничә рождество ярминкәләрендә булдылар, Этталь шәһәрендә «Этталь» сыр әзерләү предприятиесендә сыр эшләү барышы белән таншытылар, шулай ук агачка бизәк төшерү һәм үзенең бизәкле йортлары белән дан тоткан Обераммургау авылында булдылар. Трисдорф һәм Хермансдорф авылларында алар сөт һәм ит продукциясе җитештерү белән таныштылар, терлекчелек һәм кошчылык фермаларында, бакчачылык хуҗалыкларында булдылар.

АПКның яшь белгечләре шулай ук Людвига II «Нойшванштайн» замогында, Зальцбургта «BMW – Welt»күргәзмә комплексында булдылар.

«Трисдорф авылында фермер хуҗалыгында сыерларны роботлаштырылган ысул белән саву бик ошады. Читкә чыгып, шулай йөреп, танышып кайту, тәҗрибә уртаклашу бик файдалы, әлбәттә», – дип сөйләде катнашучылар арасыннан Гүзәлия Хәбибуллина.

Моннан тыш, сәфәр кысаларында Бавария авыл яшьләре берлеге вәкилләре, «Hochschule Weihenstephan – Triesdorf» аграр университеты студентлары белән берничә очрашу уздырылды, аларда тармакны үстерү һәм Германиядә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларының гамәлгә ашырылуы хакында фикер алышулар булды.

«Без үзебезнең эшчәнлеккә кагылышлы шактый күп файдалы мәгълүмат алдык һәм шул ук вакытта Германия мәдәнияте белән дә таныштык. Шундый кызыклы һәм мавыктыргыч программаны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез», – дип, үз фикерләрен белдерде шунда булучылар исеменнән Раилә Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International