Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында хезмәт хакының торышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республика авыл хуҗалыгында агымдагы елның 10 аенда уртача хезмәт хакы18,4 мең сум тәшкил итә, бу – икътисад буенча уртча хезмәт хакыннан 62%.
Республикада 2016 елның соңгы 10 аенда халык хуҗалыгы тармаклары буенча уртача айлык хезмәт хакы түбәндәгечә: авыл хуҗалыгында – 18,4 мең сум, мәгариф өлкәсендә – 23 мең сум, сәламәтлек саклауда – 24,6 мең сум, күпләп һәм өлешләп сатуда – 26,2 мең сум, төзелештә – 27 мең сум, эшкәртү сәнәгатендә – 32,3 мең сум, файдалы казылмалар эзләү өлкәсендә – 51,6 мең сум.
«Әгәр авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын башка тармакларныкы белән тигезләмәсәк, тармакның җәлеп итүчәнлеген тәэмин итү бик авыр булачак. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында хезмәт хакын үстерү темпларын икеләтә арттырырга кирәк. Бу - безнең тормыш зарурлыгы», – диде Марат Әхмәтов.
Төп фактор – предприятиеләрнең кереме булмау, лаеклы хезмәт хакына ресурслар кытлыгы, дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов шулай ук, акча булмау 2016 елның августында кабул ителгән минималь хезмәт хакын (8252 сум) үтәүгә дә тәэсир итә, дип саный.
Аның сүзләренә караганда, 493 хуҗлыкның яртысы гына закон белән билгеләнгән дәрәҗәгә күчә алган. Шуның белән гамәлдәге законнар да бозыла. «Әгәр безнең инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре закон белән билгеләнгән 8252 сумга күтәрелә алмасалар, алар өчен моны күзәтчелек органнары эшләячәк», – диде Марат Әхмәтов.
Киңәшмә барышында министр тармакта исәпләнгән хезмәт хакын вакытында түләүнең мөһимлегенә дә басым ясады.
«Кайбер җитәкчеләр хезмәт хакын, кабат исләренә төшермичә, вакытында түләргә ашыкмыйлар, – диде ул. –Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 22 муниципаль районының 35 авыл хуҗалыгы оешмасында хезмәт хакы буенча түләнмәгән бурыч 74,5 млн. сум тәшкил итә. 1 декабрьгә бирелгән күрсәткечләр буенча, күп хуҗалыкларда бурыч түләнгән, ноябрь ае хезмәт хакын кертеп, тагын 37,4 млн. сум түлисе калган. Шундыйлар рәтендә: «Әгерҗе» агрофирмасы – (3,4 млн. сум), Кайбыч (5,9 млн. сум), Кама Тамагы (12,7 млн. сум) һәм Мөслим «Органик групп» (1,5 млн. сум), «Мөслим» агорофирмасы (2,5 млн. сум) банкротлыкпроцедураында».
Чыгышының азагында Марат Әхмәтов, хезмәт хакын арттыру һәм аны вакытында түләү мәсьәләсе алга таба да контрольдә булачак, дип белдерде. «Кеше – җитештерү өчен түгел, киресенчә, җитештерү кеше өчен булырга тиеш», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Моннан тыш, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс нәтиҗәләре турында сөйләде. Республиканың 500гә якын авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 92%ы елны табыш белән чыга, әмма хуҗалыкларның яртысы гына дәүләт ярдәме күрсәтелмичә табышка эшли алды, диде ул.
«Алар безнең танылган предприятиеләр, эшне оста оештырып, табышка эшли алалар», – диде министр. Уңай мисал итеп, Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖен, Әтнә муниципаль районының “Таң” АХҖКын китерде. Шуңа өстәп, ул акланмаган чыгымнар тотучы аерым хуҗалыкларны да әйтеп узды.