Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланды

2016 елның 9 декабре, җомга

Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланды мондый чаралар Буа, Балык Бистәсе, Кукмара, Әгерҗе, Минзәлә, Баулы, Яңа Чишмә муниципаль районнарында узды.

Семинарлар үткәрүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, дилерларның һәм сервис хезмәтләренең вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмәләрнең пленар өлешендә «ТР АПКсын техник җиһазлау. Инженер-техник хезмәтләрнең техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча йомгаклары һәм бурычлары» темасына нотык белән министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгышлар ясады. Ул чарада катнашучыларның игътибарын республика АПКсының машина-трактор паркы мәсьәләләренә, техниканы нәтиҗәле куллануны арттыру, авыл хуҗалыгы машиналарын вакытында ремонтлау, терлекчелекне механикалаштыру, техникага сервис хезмәте күрсәтү кебек мәсьәләләргә юнәлтте.

Семинарларда Радик Зыятдинов та чыгышлар ясады. Аның чыгышларының темасы: “Татарстан Республикасы АПКсында үзйөрешле техникага техник тикшерү уздыру. Рекламация эше», шулай ук дилерлык һәм сервис хезмәтләре вәкилләре чыгышлар ясадылар.

Семинарларның практик өлешләрендә семинарда катнашучылар хуҗалыкларның машина-трактор паркларында булдылар, анда алар техниканың кышкы саклауга куелышы һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.

Башкарылган чараларның максаты – Татарстанның АПК оешмаларына ремонт эшләрен оештыруда, техниканы 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү бурычларын үтәүдә, авыл хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле файдалануны арттыруда, заманча тенденцияләрне исәпкә алып, АПКның машин-трактор паркынмодернизацияләүдә практик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International