Республикада сөтнең уртача сатып алу бәясе артты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2016 елның 7 декабренә сөтнең уртача сатып алу бәясе бер килограммга 27, 09 сум тәшкил итә, бу күрсәткеч 2015 елның шушы чорына караганда 5,09 сумга күбрәк. Мондый мәгълүматы бәяләргә атналык мониторинг йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бирде.

Бүгенге көнгә трейдерлар, җитештерүчеләрдән, фермерлардан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сатып алып, Татарстандагы сөт базарының 40%ка якынын тәшкил итәләр. Зур партияләр туплап, трейдерлар сөтне суыталар, чистарталар, шуннан соң аны сөт эшкәртү предприятиеләренә җибәрәләр.

Хәзер барлык районнарда диярлек халыктан бер литр сөт 20 сумнан сатып алына. «Горизонт» ҖЧҖ, «Фаворит» ҖЧҖ, «Агромол» ҖЧҖ кебек трейдерлар хосусый сектордан сөтне 23 сумнан артыгракка да сатып алалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, трейдерлар белән шундый мөнәсәбәтләр урнаштыру шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөт бизнесын нәтиҗәле алып барырга һәм бу эшне алга таба үстерү буенча планнар корырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International