Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт орлык инспекциясенең элеккеге башлыгы, хезмәт ветераны Дамир Каюмовка “Дуслык” ордены тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәров,Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповакатнаштылар.
Бу олы бүләк Дамир Каюмовка озак еллар нәтиҗәле хезмәт иткән һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелде.
Шулай ук бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният һәм башка өлкә вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
«Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеменә Тукай районыннан«Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов лаек булды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «ТатНИИСХ»ФДБФУ директоры Марсель Таһиров һәм Баулы районыннан «Хаҗиев С.М.» КФХ башлыгы Сафуан Хаҗиевбүләкләнделәр.