2017 елның 21 февралендә XX «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2017» IX республика конкурсы узачак. Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе (МАОТ) оештыра.
Конкурс оешмаларда имин хезмәт шартлары булдыру эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм сыйфатын күтәрү, хезмәтне саклау белгече вазыйфасының абруен күтәрү һәм әһәмиятен арттыру максатында уздырыла.
Гаризалар 2017 елның 18 февраленә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: maot.kazan@mail.ru.
Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары белән http://www.maot16.ru адресы буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.