Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы «Газовик» ҖЧҖенең «Богородский» бүлекчәсендә бар куәткә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре бара.
«Бүлекчәдә тешле сабаннраны, сабан агрегатларын һәм культиваторларны ремонтлыйлар, чәчкечләрне ремонтлап бетергәннәр», – дип «Газовик» ҖЧҖнең баш инженеры Василий Крутиков.
Хуҗалыктагы барлык эшләрне механизаторлар үзләре башкаралар. Мәсәлән, чәчү агрегатларын – Николай Дудкин, культиваторларны аның энесе Юрий ремонтлыйлылар.
«Язын тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен техниканы кыр эшләренә эзерләүне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Чөнки язның бер көне генә түгел, сәгате дә кыйммәтле бит», – ди Николай Дудкин.
«Богородский» бүлекчәсенең идарәчесе Айрат Шәрәфиев сүзләренә караганда, барлык эшләр план буенча бара. Запас частьләр кирәк кадәр сатып алына һәм вакытында кайтарыла.