Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының “Агро-Кама” ҖЧҖ «Терси» бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ческой политике Тальгат Тагирзянов, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгыРадик Зыятдинов, «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенчаконсультантлары, дилерларның һәм сервис хезмәтләренең вәкилләре катнашты.
Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар бүлекчәнең машина-трактор паркында булдылар һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы белән таныштылар. Тракторның дизель двигательләренкапиталь ремонтлау үзенчәлекләре турында «Арча төбәк техника үзәге» («Арский регионтехцентр») ҖЧҖ директоры Даниял Фәсәхиев сөйләде.