“Ел эшкуары. Алтын йөзлек” республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

“Ел эшкуары. Алтын йөзлек” республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

«Алтын йөзлек» – агымдагы елның 100 иң яхшы эшкуары ул. Конкурста бизнесменның эшкуарлык сәләте һәм эшкуарлык өлкәсен, үз тармагын һәм тулаем республикаикътисадын үстерүгә керткән өлеше бәяләнә.

Җиңүчеләр 10 номинация буенча ачыклана: авыл хуҗалыгы, производство, югары технологияләр өлкәсе (IT,телекоммуникацияләр), транспорт, төзелеш, яшь эшкуар, социаль эшкуар, иң яхшы экспортер, инновационэшкуар, импортны алыштыру.

Конкурста катнашу өчен 2016 елның 8 декабренә кадәр http://100rt.ru сайтына анкета тутырып җибәрергә кирәк.

Быел конкурста җиңүчеләр өчен республиканың профильле министрлыклары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе генә түгел, ә конкурс сайтында ачык тавыш бирү юлы белән барлык телүчеләр дә үз тавышларын бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International