Кукмара муниципаль районы районының Вахитов ис. АХҖК “Исток-Агро” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсен шефлыкка алганнан бирле фермада шактый уңай үзгәрешләр булды.
«Бүгенге көндә монда 66 кеше эшли. Бу елның 10 аенда уртача хезмәт хакы 19,5 мең сум тәшкил итте. Элек эшләргә кеше таба алмый идек, ә хәзер теләүчеләр күбәйде», – дип сөйләде Вахитов ис. АХҖК рәисеНәфыйк Хөсәенов.
Вахитов ис. АХҖКның Трыш фермасы территориясендә чиста, һәрвакыт тәртип, терлекчелек биналары агартылган, тәрәзәләр куелган. Терлекчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган, белгечләр өчен дә бүлмәләр бар, сыер савучылар өчен ял итү бүлмәсе дә каралган.
Фермада 1335 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 420 баш савым сыеры. Сыерлар төркемнәргә бүленгән, һәр төркем өчен аерым азык рационы эшләнгән. Монда һәркөнне 5,8 тонна сөт савып алалар.
«Хезмәтебезне ихтирам итәләр, хезмәт зхакын вакытында түлиләр. Җитәкчебез дә һәрвакыт, килеп, хәлебезне сорашып тора. Эш шартлары яхшырды, шуңа күрә дә рәхәтләнеп эшлибез, – дип сөйләде технологФирдәүсә Сәлахова. – Эш өчен кирәкле бөтен нәрсә бар».
Киләчәктә ферма территориясендә ике силос траншеясы һәм тегермән төзүне планлаштыралар.