Республика бакчачыларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Татарстанда бүгенге көнгә Татарстанда 376 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, гомуми мәйданы – 28 мең гектар, шуннан 17 мең гектардан артыгы милек итеп рәсмиләштерелгән. 952 бакчачылык ширкәте теркәлгән, аларда 320 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, аларның гомуми мәйданы – 24 мең га. Бакчачылык бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләре тирәсендә күп, 1 миллионнан артык граждан үзләрен дә яшелчәләр белән тәэмин итәләр, артыгын саталар да. Бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасына уздырылган инвентаризация йомгакларыннан күренгәнчә, аларның күбесенә төзекләндерү һәм реконструкцияләү таләп ителә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2017 елгы республика бюджеты проектында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларына 550 млн. сум акча каралачак. Бакчалар чикләренә кадәр керү юлларын салу өчен – 300 млн. сум, су һәм электр белән тәэмин итү объектларын ремонтлауга – 100әр млн. сум, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештырыруга 50 млн. сум бирү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, заявкалар бирү өчен бакчачылык оешмалары, керү юллары төзү, су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар һәм бункерлар сатып алу һәм аларны урнаштыру өчен мәйданчыклар булдыру, шулай ук электр челтәре буенча инвентаризация нәтиҗәләре белән, муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International