«Бөгелмәнең 1 нче икмәк заводы» кулланучылар кооперативында соңгы елларда шактый үзгәрешләр булды. Монда ГОСТ буенчп Россия батоннарын пешереп була торган Швеция мичләре көйләнгән, катлы камыр әзерләү өчен яңа линия үзләштерелә, махсус кибет тә ачылган. Биналарны реконструкцияләүгә һәм җайланмалар сатып алуга шактыйинвестицияләр кертелгән.
«Тәүлеккә 7,5 тонна камыр ризыклары пешерәбез. Шулардан 1 тоннасы – кондитер продукциясе, калганнары– икмәк-күмәч әйберләре, – дип сөйләде «Бөгелмәнең 1 нче икмәк заводы» кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе рәисе Радик Исмәгыйлев. – Сатып алучылар продукциянең сыйфатыннан канәгать, икмәк, мичтән чыгып бер сәгать үтүгә, кибет киштәләренә китереп җиткерелә».
Завод җитәкчелеге, артык звеноларны читләтеп, продукцияне “җитештерүче – сатып алучы” системасы буенча сату өчен сәүдә мәйданчыгы төзүне планлаштыра.