«Агрокөчләр» холдингы 2016 елгы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады. Урып-җыю кампаниясе кысаларында холдинг агрофирмаларында 404 мең тонна кузаклы культуралар, 22 мең тонна майлы культуралар һәм 26,6 мең тонна кукуруз җыеп алдылар. Моннан тыш, быел шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыйдылар – ул 964 мең тонна тәшкил итә. Эре мөгезле терлекләрне кышкы чорда сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен 15 мең тоннадан артык печән, 185 мең тонна сенаж һәм 138 мең тонна силос әзерләделәр. Гомумән алганда, 338 мең тоннадан артык терлек азыгы әзерләнгән.
«Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова сүзләренә караганда, 2016 ел соңгы берничә елда холдингның үсемлекчелек юнәлеше өчен аеруча уңышлы ел булды. «Без холдинг агрофирмалары тарафыннан үстерелә торган авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылык күрсәткечләрен тотрыкландыру һәм арттыру өчен бар көчебезне куябыз. Быелгы чәчү кампаниясенә 1,5 миллиард сум чамасы чыгым тотылды. Моннан тыш, 1,3 миллиард сумнан артык инвестиция махсус техника автопаркын үстерүгә кертелде», – диде Светлана Барсукова.
Холдинг агрофирмаларында көзге культуралар 61 мең гектарда чәчелгән. Балар – көзге бодай, көзге арыш һәм көзге рыжик культуралары.