Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Өргәнчә авылыннан КФХ башлыгы Марат Садыйков фермерлык эшчәнлеге белән 2001 елдан бирле шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә хуҗалыкта җитештерү биналары яңартылган, терлекләр саны арттырылган.
Хәзер крестьян-фермер хуҗалышында 290 баш эре мөгезле терлек, 49 баш ат, 90 баш сарык исәпләнә.
«Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә сусыл һәм коры азык әзерләдек, орлык фуражы да бар», – дип сөйләде Марат Садыйков.
Узган ел хуҗалыкта 120 башка яңа сыер абзары төзелгән.
«Безнең хезмәткәрләр бик тырыш, намуслылар, – дип сөйли КФХ башлыгы. – Бозаулар караучы Гөлзидә Минвафина, сыер савучылар Фәүзия Миңнебаева, Рузалия Рәхмәтуллина һәм Фирдәүсә Сафина үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар».
Хуҗалыкның киләчәген Марат Садыйков нәселле савым сыерларын һәм атлар санын арттыруда күрә, ул атларның баш санын 120гә җиткерүне планлаштыра.
КФХ башлыгы сүзләренә караганда, авылда да яхшы яшәп була. «Без яши торган урыннар бик матур, экология дә яхшы, газ, су кергән, юллар төзек – тормыш итәр өчен бөтен шартлар бар. Авыл кешеләрен эш һәм тотрыклы хезмәт хакы белән генә тәэмин итәргә кирәк – шул чакта авыл да яшиячәк», – дип саный Марат Садыйков.