Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы гражданнарының коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.
Чарада республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Нотык белән министрның беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда 376 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, гомуми мәйданы – 28 мең гектар, шуннан 17мең гектардан артыгы милек итеп рәсмиләштерелгән. 952 бакчачылык ширкәте теркәлгән, аларда 320 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, аларның гомуми мәйданы – 24 мең га. «Бакчачылык бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләре тирәсендә күп, бакчачылар үзләрен дә яшелчәләр белән тәэмин итәләр, артыгын саталар да», – диде Николай Титов.
Министрның беренче урынбасары шулай ук бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасына уздырылган ивентаризация нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. «707 км керү юллары төзергә, 438 км югары вольтлы электр линиясе сузарга, 544 трансформатор подстанциясе, 1600 км суүткәргеч, 255 су җыюбашнясы, 240 насос станциясе, 154 скважина урнаштырырга кирәк», – диде Николай Титов.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 27 сентябрендәге 2103-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Ведомствоара эш төркеме әгъзаларының тәкъдимнәрен дә карадылар, киләчәккә планнар һәм тиешле чараларны башкару графиклары билгеләнде.