Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 19 октябренә 56,8 мең га мәйданнан (планнан 90%) 2008,9 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңдырышлылык – 354 ц/га.
Республика хуҗалыкларында яшелчәләр 1,9 мең га (94%) мәйданнан җыелган. Тулаем җыем 57,9 мең тонна тәшкил итә.
Ашлык кукурузы 80,2 мең га мәйданнан (83%) 248 мең тонна суктырылган, бу культураның уртача уңышы гектардан 30,9 центнер тәшкил итә.
Көнбагыш 91,4 мең га (83%) мәйданда 122,6 мең тонна суктырылган, уртача уңыш – гектардан 13,4 центнер.