Узган атна азагында “Алтын көз-2016” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында “Органик авыл хуҗалыгы: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” темасына конференция булды.
Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет рәисе Валерий Гогин чыгыш ясады.
Органик авыл хуҗалыгы җитештерүе бүген 170тә артык илдә актив үсеш алган. Соңгы 5 елда органик продуктлар базары 5 тапкырдан күбрәк артты. 2015 елда аның күләме 100 миллиард доллардан артык булды, бу гомуми авыл хуҗалыгы җитештерүенең 10% чамасын тәшкил итә.
Россия, шулай ук Татарстан да, органик авыл хуҗалыгында әлегә беренче адымнарын ясыйлар.
Валерий Гогин республикада органик авыл хуҗалыгын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашгты һәм әлеге юнәлешне үстерү өчен – органик продукция җитештерүче фермерларга дәүләт ярдәме кирәклеген, ә җитештерелә торган продукциянең тиешле сыйфатын булдыру өчен органик җитештерүне сертификацияләүнең милли системасын үстерү зарурлыгын билгеләп үтте.
Конференциядә катнашучылар арасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор, Росстандарт һәм башка дәүләт ведомстволары, Россия аграр бизнесы һәм тармак берлекләре вәкилләре бар иде.
Органик авыл хуҗалыгын үстерүнең чит ил тәҗрибәсе Австрия, Кыргызстан һәм Белоруссия үрнәгендә күрсәтелде.
Конференциядә шулай ук органик продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен хокукый җайга салу, органик җитештерүне сертификацияләү һәм башка мәсьәләләр хакында да фикер алышу булды.