7 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре эше турындагы хисаплар белән Чистай, Минзәлә, Әтнә, Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары чыгышлар ясадалар.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында сөйләде.
Республикада 740,4 мең баш эре мөгезле терлек (ел башына 99%) сиәпләнә, шул исәптән 245,3 мең баш(99%) сыер. 926,9 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 103%) сөт җитештерелгән, терлек ите һәм кош ите – 279 мең тонна (104%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 70,8 мең тонна (102%), 214,3 мең (102%) баш бозау туды.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Кукмара, Балтач, Актаныш муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр саны узган елга караганда арткан. Әлки, Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр саны 1000 баштан артык кимегән.
Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба муниципаль районнарында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Әлмәт, Кама Тамагы, Чистай, Мамадыш, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында сөт күрсәткечләре түбән. НәҗипХаҗипов муниципаль районнар мисалында сөт сату бәяләренә чагыштырма анализ ясады.
Алдагы киңәшмәдә җитештерү күрсәткечләре түбән булган районнарда агымдагы эш һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру планнары турында мәгълүмат тыңларга, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, сөт җитештерү күләмнәре төшкән агрофирмаларның җитәкчеләре һәм инвесторлары белән очрашулар үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Киңәшмә азагында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә терлекләрне лаборатор тикшеренүләр узган азык белән тукландыру, терлекләргә көч өсти торган азык әзерләү һәм 2016 елга планлаштырылган объектларны төзеп бетерү бурычын куйды.