Мәскәүдә «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе чаралары уза

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 5 октябрендә «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасыннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар сорауларына җаваплар бирде һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерү планнары турында сөйләде.

«Безнең бик зурдан кулган бурычыбыз бар – Татарстанда елга 2 миллион тонна сөт җитештерү. Әлегә бу максатка ирешә алмадык, чөнки сөт терлекчелегендә кешенең бар мөмкинлекләре исәпкә алынмаган, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Республикада эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, яңаобъектлар төзелә».

Министр әйтүенчә, Татарстан аграрийлары хәзер бер сыердан 5 мең килограммнан артык сөт алалар. 3–4 ел эчендә бу күрсәткеч 6 мең килограммга җитәргә тиеш. «Нәселне яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Генетиканы яхшыртмыйча, сөт җитештерүне арттыру турында хыялланып булмый», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министр республикада АПКны үстерүне тизләтү буенча башкарыла торган эшләр турында да сөйләде. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләменең үсеше чагыштырма бәяләрдә 5% тәшкил итә.«Киләсе елга бурыч – шул ук темпны тәмин итәргә», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының “Крынтау” фермер хуҗалыгы” ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Шәрипов Татарстанда авыл хуҗалыгыын, шәхси эшкуарлыкны үстерү өчен бөтен шартлар барлыгын билгеләп үтте, ул үзе кичә “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган. «Хәзер Мөслим районында “Агромастер” ПК ҖЧҖ шактый уңышлы эшләп килә, аның продукциясенә ихтыяҗ зур, Россиянең күп төбәкләреннән алдагы өч елга заказлар алынган инде, – дигән мәгълүмат бирде ул. – Миңа бирелгән бүләккә килгәндә исә, минем белән бергә күп еллар эшләүче хезмәттәшләремнең дә монда өлеше зур, шуңа күрә аларга рәхмәт әйтәсем килә».

«Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе чаралары 8 октябрьгә кадәр барачак. Күргәзмәгә килүчеләр яңа авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын күрә, үзебезнең терлекчелек, җәнлекчелек һәм кошчылык тармакларындагы уңышларны бәяли, яңа азык эшләнмәләре һәм ветеринария продукциясе белән таныша алачаклар.

Форумның эш программасында тармак белгечләре өчен 40тан артык чара каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International